Рамазан аенда Ижау шәһәренең үзәгендә төзелеп килүче мәчет тирәсен тәртипкә китерү буенча эшләр төгәлләнеп киләэ. Гыйбәдәт йортын августа ачарга ният итеп торалар.
Ижау шәһәренең «Иман нуры» мәчетендә рамазан аеның беренче көненнән үк ифтадан соң Көрьән укыйлар. Ай азагына кадәр Көрьәнне тулысынча укып чыгарга ниятлиләр. Ифтарларга да кеше күп җыела.
Июнь аенын өченче якшәмбесе — Русиядә медицина хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәме буларак билгеләнеп үтелә. Табиблар, шәфкать туташлары һәр кешегә сәламәтлеген сакларга ярдәм итәргә әзер.
Ижау халкы бик четерекле мәсәлә күтереп чыкты. Шәһәр читендәге көнбатыш зиратта мәетлэрне яндыру өчен бина төзүне туктануны таләп итә. Зираттан бер чакрымда торак йортлар урнашкан.
Мәктәп укучылары хәзер ялда. Әти-әниләр өчен аеруча җаваплы чор. Балаларның сәламәтлеген кайгыртырга да, аларга күз-колак булырга да кирәк, ялларын оештыру бурычы да тора. Шәһәр читендәге лагерьларга юлланмалар елдан ел кыйммәтләнә бара. Инде күп еллар ата-аналарга бу проблеманы чишәргә мәктәпләр ярдәм итә. Уку йортлары җәй айларында да тынып тормый — балаларны лагерь сменаларына җыялар.