Татарстан язучылар берлегенең унсигезенче корылтаенда бик җитди мәсьәләләр каралды, сайлаулар да гадел узды дигән нәтиҗә ясадылар мәртәбәле әдипләребез. Язучылар җыенында Удмуртиядә яшәп иҗат итүче татар авторлары да катнашты. Бүгенге тапшыруда шагыйрь Ринат Батталов һәм Гыймран Сафин корылтайдан фикерләре белән уртаклаша.